Казан – Оренбург юлындагы һаләкәттә бер кешенең гомере өзелгән

«Скания» авыр йөк машинасы белән 14 нче модель «Лада» автомобиле бәрелешкән.

(Казань, 17 август, «Татар-информ»). Казан – Оренбург юлының 52 нче чакрымында «Скания» авыр йөк машинасы белән 14 нче модель «Лада» автомобиле бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Фаҗига турындагы мәгълүмат 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына бүген 16.41 сәгатьтә килеп ирешә. 118 нче номерлы янгын-коткару бүлеге коткаручылары гидравлик корал ярдәмендә "Лада" ишекләрен ача һәм аннан мәрхүм булган машина йөртүчесен чыгара.