Өлкән яшьтәге ханым Казан автобусында егылып кулын сындырган

Бу хәл кичә иртән Губкин урамындагы 4 нче номерлы йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда өлкән яшьтәге ханым, автобуста егылып, кулын сындырган. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә иртән Губкин урамындагы 4 нче номерлы йорт каршында автобуста 82 яшьлек ханым егыла.

Вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре әбинең кулы сынуын әйткән.