Автобус һәм җиңел машина бәрелешү сәбәпле, Казан үзәгендә бөке барлыкка килгән

Авария бүген иртән Карл Маркс урамында Варварин чиркәве каршында килеп чыккан.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Автобус белән җиңел машина бәрелешүе нәтиҗәсендә Казан үзәгендә җитди бөке барлыкка килгән. Шаһитләр «Татар-информ» агентлыгына видеоязма җибәрде.

Аларның сүзләреннән билгеле булганча, бүген иртән Карл Маркс урамындагы Варварино чиркәве янында автобус һәм җиңел машина юлны бүлә алмаган.

Авария җитди бөке китереп чыгарган. Автомобиль агымы тукталган диярлек, хәрәкәт тизлеге 5 км/сәг артмый.