ЮХИДИ Казанда ир-ат белән бер яшьлек баланы бәрдергән йөртүчеләрне эзли

Авария нәтиҗәсендә баланың баш мие селкенгән, ул хастаханәдә дәвалана.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Казанның ЮХИДИ хезмәте җәяүле ир-атны һәм бер яшьлек баланы бәрдергән йөртүчеләрне эзли. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

“Кичә кич КАПО №10 бакчачылык ширкәтендә автомобиль бер яшьлек малайны бәрдерә һәм авария урыныннан качып киткән. Авария нәтиҗәсендә баланың баш мие селкенгән һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр”, - диделәр инспекциядә.

Шул ук көнне кич Мәүлетов урамында 40 яшьлек ирне машина бәрдергән. Йөртүче авария урынын калдырып киткән. Ир-ат төрле җәрәхәтләр һәм имгәнүләр алган.

Казанның Дәүләт автомобиль инспекциясе, авария шаһитләрен (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннарына мөрәҗәгать итүләрен сорый.