Казан үзәгендә ир-ат балконнан автобус түбәсенә сикергән

Әлеге хәл Карл Маркс урамында булган.
(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Казан үзәгендә ир-ат балконнан автобус түбәсенә сикерә. Социаль челтәрдән файдаланучылар әлеге кадрлар белән бүлеште.Бу хәл Карл Маркс урамында булган. Егет йорт яныннан кызыл автобусның үткәнен көтеп торган, аңа балконнан сикергән.