Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булган

17 июньгә Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 523кә җиткән.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 коронавирусыннан вафат булган

Covid-19 инфекциясеннән 1944 һәм 1950 елгы хатын-кыз вафат була. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән». Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 елның 17 июненә Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 523кә җиткән.