Татарстанда Кайбычтан кала, барлык районнарда талпан кадалу теркәлгән

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, планлаштырылган территорияләрнең 103 процентына талпаннарга каршы эшкәртү үткәрелгән.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Татарстанда 4 меңгә якын кеше талпан ияргәннән соң табибларга мөрәҗәгать иткән, паразитлар республиканың барлык районнарында да диярлек халыкны тешләп өлгергән. Бу хакта «Татар-информ»га Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

«Эпидемия сезоны башыннан 17 июньгә талпан кадалу буенча Татарстанның медицина оешмаларына 3873 кеше мөрәҗәгать иткән, 14 яшькә кадәрге 984 бала да зыян күргән. Талпан кадалу очраклары Кайбыч районыннан тыш, республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә теркәлгән», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Медикларга мөрәҗәгать итүчеләр саны узган елның шушы чорына караганда 13 процентка түбәнрәк, ул уртача күпьеллык күрсәткеч дәрәҗәсендә.

Еш кына медикларга бакчада яшәүчеләр (37,4 процент) мөрәҗәгать иткән. Шулай ук татарстанлыларның 28,6 процентына урман массивларында, зыян күрүчеләрнең 16 процентына болында һәм 10,2 процентына шәхси ярдәмче хуҗалыкларда талпан кадалган.

Татарстанда атна саен талпан вирус энцефалиты һәм паразитлар күчерә торган башка инфекцияләр буенча вәзгыятьне тикшерәләр.

«2021 елның агымдагы чорында кешеләрдән алынган 1036 талпан тикшерелгән, 255 талпан (24,6 процент) боррелиозын кузгатучы, берсендә талпан энцефалиты вирусы ачыкланган», — дип өстәделәр ведомствода.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, быел Башкортстанда ял иткәннән соң ике кеше Татарстанга энцефалит белән авырып кайткан.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, планлаштырылган территорияләрнең 103 процентына талпаннарга каршы эшкәртү үткәрелгән.

Талпан кадалган очракта нишләргә кирәклеге турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча укыгыз.