Прокуратура Алабугада тарихи бина янганнан соң җинаять эше кузгатуны таләп итә

Тикшерү Башкарма комитет хезмәткәрләре мәдәни мирасны саклау буенча үз вазифаларын тиешенчә башкармаган дигән нәтиҗәгә килгән.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Алабуга күзәтчелек ведомствосы Татарстанның 10 еллыгы урамындагы тарихи бинадагы янгыннан соң тикшерү үткәрде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Тикшерү нәтиҗәсендә бинаның муниципалитетныкы булуы һәм хәзер файдаланылмавы ачыкланды. Янгынның ут төртүдән чыккан булуы фаразлана. Өстәвенә, аны фаҗигагә кадәр бина эчендә хәмер эчкән һәм тәмәке тарткан ике яшүсмер башкарган булырга мөмкин. Полиция аларның янгынга катнашы барлыгын тикшерә.

Прокуратура Башкарма комитет хезмәткәрләре мәдәни мирасны саклау буенча үз вазифаларын тиешенчә башкармаган дигән нәтиҗәгә килгән. Күзәтчелек ведомствосы җыелган материалларны тикшерү органнарына тапшырды, «Ваемсызлык» һәм «Мәдәни мирас объектларына зыян китерү» маддәләре буенча җинаять эше кузгату сорала.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Алабугада тарихи бинаның түбәсе януын хәбәр иткән иде, янгын мәйданы 120 квадра метр булган. Вакыйга урынына шәһәр прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов һәм аның урынбасары Андрей Гыймадиев чыкты. Соңрак янгынның ут төртү аркасында килеп чыгарга мөмкин булуы ачыкланды.