news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда су басу сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде

Табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү өчен резерв фондыннан акча бүлеп биреләчәк.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Ярымутрауның көнчыгышында көчле яңгыр яву һәм су басу сәбәпле, Кырымда төбәк күләмендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү өчен резерв фондыннан акча бүлеп биреләчәк, дип яза РИА Новости хәбәр итә.

«Гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча комиссия төзү турында карар кабул ителде. Төбәк күләмендә гадәттән тыш хәл игълан ителде. Резерв фондыннан финанс тулы күләмдә биреләчәк», — диде журналистларга Кырым башлыгы Сергей Аксенов.

Пәнҗешәмбе ярымутрауның көнчыгышында төне буе көчле яңгыр яуды. Керчьта һәм якын-тирәдәге районнарда ике айлык диярлек явым-төшем нормасы (82 миллиметр) яуган, анда әле дә яңгыр ява. 7 июньдә беренче су басудан соң Керчь районындагы Приозерное авылы кабат су астында калган.

Көчле яңгыр һәм Мелек-Чесме елгасы ярларыннан чыгу сәбәпле, Керчьның үзәк урамнарын су баскан, шәһәрнең бер өлеше утсыз калган, өлешчә су беткән. Электрүткәргечләр өзелү һәм зыян килү, электр энергиясе объектлары су басу аркасында Кырымда йөздән артык трансформатор подстанциясе эше туктатылган, Кырым энергетиклары махсус эш режимына күчкән.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов җитәкчелегендәге оператив штаб, биш муниципаль берәмлектә көчле яңгыр явып, су басу аркасында Кырымның көнчыгышында муниципальара дәрәҗәдә гадәттән тыш хәл режимын керткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100