news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда ефәк күбәләгенә каршы эшкәрткәндә зыян күргән умартачыларга ярдәм була

Алты муниципаль районда 2562 бал корты күчесе өлешчә зыян күргән һәм 32 оя бал корты үлгән.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанда урманнарны ефәк күбәләгенә каршы эшкәрткәндә зыян күргән умартачыларга ярдәм күрсәтәчәкләр. Аларга яңа бал кортлары күче сатып алу өчен акча бүлеп бирәчәкләр. Бу хакта «Инстаграм»дагы үз битендә Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин хәбәр итте.

«Бу фотоны мин Баймак, Зилаир, Зианчура, Күгәрчен районнары умартачыларыннан алдым. Безнең бал республикасы өчен куркыныч күренеш. Фермерлар ярдәм сорый. Беренче исәпләүләр буенча, 2 меңнән артык бал корты күче зыян күрде. Моңа  урманнарны ефәк күбәләгенә каршы эшкәртү сәбәп булган», — дип язган ул.

«Умартачыларның турыдан-туры зыяннарын санау схемасын төзибез, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта чыгымнарны тиз компенсацияләү өчен фермерларга эш итү белешмәсен әзерлибез. Һәм умартачыларга хәбәр итү системасын үзгәртәбез», — дигән Александр Сидякин.

Зыян күргән районнарга ведомствоара төркем вәкилләре барды. Ул зыян күргән умарталыкларда бал кортлары үлеме белән бәйле хәлнең сәбәпләрен ачыклый. Оператив мәгълүматлар буенча, 2021 елның 15 июненә Зианчура, Зилаир, Күгәрчен, Куергазы, Мәләвез һәм Хәйбулла муниципаль районнарында 2562 бал корты күчесе өлешчә зыян күргән һәм 32 оя бал корты үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100