Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә бала үлгән, җиде кеше зыян күргән
Уфа-Янаул юлының 88 километрында Skoda Fabia һәм Volkswagen Polo бәрелешкән.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Кичә Башкортстанда булган юл-транспорт һәлакәтендә бала үлгән, җиде кеше зыян күргән. Зыян күрүчеләр арасында ике бала да бар. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
Башкортстанның ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, кичке сәгать җиделәр тирәсендә Уфа-Янаул юлының 88 километрында Skoda Fabia һәм Volkswagen Polo бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 11 яшьлек пассажир хастаханәдә үлгән. Volkswagen йөртүчесе һәм ике пассажир хастаханәгә салынган.
Skoda шоферы һәм пассажирлары - 3 һәм 15 яшьлек ике бала җәрәхәтләнгән. Алар барысы да хастаханәгә салынды.
Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз