Татарстанның гарасаттан зыян күргән районнарында электр белән тәэмин итү торгызылган

Давылдан республиканың җиде меңнән артык кешесе утсыз калган иде

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Кичә Татарстанда давыл аркасында 7,2 мең кеше утсыз калган. Хәзерге вакытта ТР электр челтәре комплексы штат режимында эшли. Ремонт бригадалары давыл электр челтәрләренә зыян китергән урыннарда эшләгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Сетевая компания" ААҖнән хәбәр иттеләр.

Гарасатта Бөгелмә, Түбән Кама, Мөслим, Лениногорск, Чистай, Балтач, Кама Тамагы, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән һәм башка районнарда яшәүче барлыгы 7215 кеше утсыз калган. Электр челтәрләрен 150 кешедән торган 80 бригада ремонтлаган, 80 берәмлектән артык техника җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта торак пунктларда элетр белән тәэмин итү торгызылган.