Законсыз рәвештә шартлаткыч ясаган өчен җәза срогы ике тапкыр артырга мөмкин

РФ Җинаять кодексының тиешле маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын якын арада Дәүләт Думасына тапшырачаклар.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче мәктәбендәге фаҗигадән соң Россиядә законсыз рәвештә шартлаткыч ясаган өчен җәза срогын арттырырга тәкъдим иттеләр. Ул ике тапкыр артырга мөмкин. «Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, РФ Җинаять кодексының тиешле маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын якын арада Дәүләт Думасына тапшырачаклар.

Законсыз рәвештә шартлаткыч әзерләгән яки үзгәртеп ясаган, шартлаткыч җайланмаларны ремонтлаган өчен җәза срогы 6-11 ел (моңарчы 3-6 ел иде) тәшкил итәчәк. Әгәр бу гамәл бер төркем затларның алдан килешүе буенча башкарылса, аларны 8-12 елга (моңа кадәр 8 ел иде) ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Оешкан төркемнәр 8-12 ел урынына 12-15 елга рәшәткә артына озатылачак.

Закон проектының инициаторы — Дәүләт Думасының Иминлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты әгъзасы Адальби Шхагошев сүзләренчә, әлеге проект 2018 елда Керчьтә булган фаҗигадән соң әзерләнә башлаган.

«Хәзерге вакытта документ, „Бердәм Россия“ партиясе тарафыннан хупланып, тиешле бәя бирү өчен Хөкүмәткә тапшырылды. Бүгенге көндә Россиядә әлеге җинаять өчен каралган җәза бик җитди түгелдер, мөгаен. Шунлыктан закон проектының икенче укылышында анда күрсәтелгән срокларны арттырырга мөмкиннәр», - дип белдерде ул.