Түбән Камада өч машина катнашында юл һәлакәте булган

Шаһитлар мәгълүматы буенча, җиңел машина йөртүчеләр зыян күргән.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар сөйләвенчә, бүген Түбән Камада иртәнге сәгать сигездә Индустриаль урамында авария булган. Юлда «Лада» һәм Toyota бәрелешкән. Чит ил машинасы бәрелүдән каршы як хәрәкәт юлындагы «КАМАЗ» йөк машинасына барып бәрелә.

Шаһитлар мәгълүматы буенча, ике җиңел машинаның да йөртүчеләре зыян күргән.

«Лада»дагы ир-ат аякларының авыртуына зарланды. Табиблар аны хастаханәгә алып китте. Чит ил машина йөртүчесен урында карадылар, ул госпитализациядән баш тартты», – дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.