Төнлә Казандагы Елга портында шау-шулы кичәне полиция туктаткан

Шаһитлар әлеге хәлне видеога төшергән һәм социаль челтәрләрдә тараткан.

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Төнлә Казанның Елга портына берничә машинада килгән яшьләр көчле тавыш белән музыкаль кичә оештырган. Дөрес, ул озак дәвам итә алмаган. Полиция хезмәткәрләре яшьләрнең шау-шулы очрашуын туктаткан.

Шундагы шаһитлар әлеге хәлне видеога төшергән һәм социаль челтәрләргә урнаштырган.   

Видеодан күренгәнчә, шау-шуга полицейскийлар бик тиз килгән һәм күңел ачу шунда ук туктатылган.