420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Узган төндә Казанда җиңел машина янган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген иртәнге сәгать дүрттә Казанның Зур Клыки бистәсендә Октябрьский урамында унбишенче модель «Лада» автомобиле янган.
Янгын сүндерүчеләр утны 3 минут эчендә сүндергән. Машинаның 22 яшьлек йөртүчесе янгында зыян күрмәгән.
Машина тулысынча янып беткән.