Казанда янгында 87 яшьлек ир-ат үлгән

Янгынның беренче сәбәбе – тәмәке тарткан вакыттагы саксызлык.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Казанның Яңа Савин районындагы фатирларының берсендә чыккан янгында 87 яшьлек ир-ат үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Чуйков урамындагы тугыз катлы йортның өченче катындагы фатирда ике квадрат метрлы мәйданда янгын чыккан. Янгын сүндергәндә 87 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган. 60 яшьлек хаты-кыз төтенгә агуланган. Аны хастаханәгә озатканнар.

Янгынның беренче сәбәбе – тәмәке тарткан вакыттагы саксызлык. Хуҗаларның шәхси әйберләренә дә зыян килгән.