Узган тәүлектә Татарстанда янгында ике пенсионерның гомере өзелгән

Күршеләрнең сүзләренә караганда, янып үлгән пенсионер спиртлы эчемлекләр белән мавыккан һәм өйдә тәмәке тарткан
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Артур Еникеев). Кичә ТР территориясендә булган янгыннарда ике кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
17.21 сәгатьтә Бөгелмәдә торак йорт янган, анда кызы һәм кияве белән өлкән яшьтәге ханым яшәгән. Янгын чыккан вакытта өйдә йорт хуҗасы үзе генә булган.
1928 елгы пенсионер карчык бүлмәдә иске электр үткәргеченә ут капканда йоклаган булган. Ачы төтен кыска вакытта өйгә таралган. Әби өлкән яшьтә һәм хәлсез булу сәбәпле, караваттан тормаган диярлек, шуңа күрә өйдән үзе чыга алмаган. Янгын сүндерүчеләр аның үле гәүдәсен табып ала.
Икенче бәхетсезлек очрагы 22.15 сәгатьтә ТР Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында булган. 1941 елгы ялгыз пенсионер яшәгән шәхси торак йорт янган.
Күршеләрнең сүзләренә караганда, янып үлгән пенсионер спиртлы эчемлекләр белән мавыккан һәм өйдә тәмәке тарткан. Янгын сүндерүчеләр йорт хуҗасының үле гәүдәсен өй алдыннан табып ала. Мөгаен, ир-ат йорттан чыкмакчы булгандыр.
Бу әлеге йортта беренче тапкыр янгын чыгу очрагы түгел. Өч ел элек бу йортта янгын чыккан була, ул вакытта исерек килеш тәмәке тартырга яратучы ир-ат күршеләр ярдәме белән исән кала.