Әлки районы Иске Камка авылының бер урамы язгы ташу сулары белән аерылып калган

Бу урамдагы 19 йортта 44 кеше яши.

(Әлки, 17 март, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Әлки районы Иске Камка авылының Тегермән урамы язгы ташу сулары белән аерылып калган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районның җиде авылында язгы ташу чорында су басу куркынычы бар. Бу Иске Алпар, Яңа Алпар, Иске Камка, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза, Базарлы Матак һәм Карга авыллары. Барысы 152 шәхси хуҗалыкка (аларда 311 кеше исәпләнә) язгы суларның зыян салуы мөмкин. Бу турыда гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов хәбәр итте.

Кече Чирмешән быел да «холкын күрсәтә» — авылның Тегермән урамы бөтен яктан су белән камалып, утрау булып калган. Бу урамдагы 19 йортта 44 кеше яши. Халык кибеткә, башка эш-йомышларына көймә белән йөри башлаган.

–Кече Чирмешәндә су күтәрелеп, 14 мартта үзәнгә җәелде, авыл урамына керде. Тегермән урамы су белән бүленеп 07.00-19.30 сәгатькә кадәр биш кеше чиратлап көймә белән халыкны бер ярдан икенчесенә йөртә, — ди Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров.

Шул арада су буена зур сумкалар күтәргән социаль хезмәткәр Гөлсинә Сәлахова килеп басты. Ул Тегермән урамында яшәүче бер бабайга, ике әбигә хезмәт күрсәтә икән.

Су биредә 5 метр 50 сантиметрга күтәрелгән. Елга ташу сулары белән 6 метр 50 сантиметрга күтәрелсә — бу инде хәвефле күрсәткеч. Соңгы ике көндә суның күтәрелүе күзәтелмәгән. Кече Чирмешәндә инде бозлар киткән. Зур булмаган берникадәр бозлар гына бүленеп калган.

Тегермән урамы халкы бер дә хафаланмый. «Әле язгы сулар бераз артып, үзәнлекләргә керсә дә ярый», –диләр. Ул чагында печәне шәп була икән.