Татарстанда яшәүче көндәшен үтерүдә шикләнелә

Хәзерге вакытта дәлилләр туплау һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Кичә Яр Чаллы шәһәренең чистарту корылмалары янындагы районда аркасында кисү-чәнчү җәрәхәтләре булган 35 яшьлек хатынның гәүдәсе табылган. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять Кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышында, җинаять кылуда шикләнелгән 29 яшьлек хатын-кыз кулга алынган.

Тикшерү версиясе буенча, шикләнелүче зат сөяркәсе белән “Энергетик” бакчачылык ширкәтендә яшәгән. 14 мартта, ир-ат эштә вакытта, ул кунакка танышын чакыра һәм аның белән спиртлы эчемлекләр эчә. Аралашу барышында кунакка килгән хатын хуҗабикәнең сөйгәнен тартып алырга җыенуы турында хәбәр итә. Моңа җавап итеп, икенчесе үпкәләтүчесенә берничә тапкыр  суга, аннары аңа 20 мәртәбә пычак белән чәнчи. Зыян күрүче вафат булгач, хуҗабикә өенә танышын чакырып, аның белән бергә мәетне полиэтилен пакетка төрә һәм аны таксида чистарткыч корылмалар районына алып чыга.

Җинаять кылуга катнашын әлеге хатын-кыз тулысынча таныган. Якын арада тикшерү судка аңа карата чик чарасын сайлау үтенече белән мөрәҗәгать итәчәк.

Хәзерге вакытта дәлилләр туплау һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә РФ ТР ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.