news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Район җитәкчеләрен һава торышы бозылуга әзерлекле булырга чакырдылар

Көчле җил һәм буран аркасында Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Рафис Хәбибуллин район җитәкчеләрен һава торышы бозылганда әзер булырга чакырды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Ведомство башлыгы, һава торышы начарайган очракта, электр линияләре өзелү, реклама элмә такталары, билбордлар, шулай ук биналарның түбәләре төшү куркынычы арта, дип искәртте. Моннан тыш, сулыкларда һәм юл-транспорт һәлакәтләре саны арта.

Шуңа бәйле рәвештә Рафис Хәбибуллин гадәттән тыш хәлләр турында локаль хәбәр итү системаларының һәм дежур диспетчерлык хезмәтләре элемтә системаларының әзерлеген тикшерергә кушты. Шулай ук «югары әзерлек» режимын кертү тәкъдим ителә. Һава торышы фаразлары турындагы мәгълүматны зур предприятие җитәкчеләренә (бигрәк тә биеклектәге эшләр белән бәйле) җиткерүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы фаразланган мәгълүматны балалар күп була торган учреждениеләр җитәкчеләренә җиткерүне сорый.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда буран һәм көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителгәнлеген хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100