news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә коткаручылар кулы кайнар батареяга кысылып калган балага ярдәм иткән

Гадәттән тыш хәл Белоглазов урамында урнашкан йортның бер фатирында булган.

Әлмәттә коткаручылар кулы кайнар батареяга кысылып калган балага ярдәм иткән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Әлмәттә коткаручылар кулы кайнар батареяга кысылып калган балага ярдәм иткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл Белоглазов урамында урнашкан йортның бер фатирында булган. Сигез яшьлек малайның әнисе 112 бердәм номерына шалтыратып, баласының кулы батареяда кысылып калуы хакында хәбәр иткән.

Урынга килгән коткаручылар малайны «тоткынлыктан» азат иткән. Бала зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100