news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Ауди» автомобиле зур тизлектә бетон киртәгә килеп бәрелгән, ике кеше үлгән

Юл һәлакәте кичә «Җиңү проспекты» метро станциясе янында булган.

Казанда «Ауди» автомобиле зур тизлектә бетон киртәгә килеп бәрелгән, ике кеше үлгән
соцсети

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Ауди» автомобиле зур тизлектә бетон киртәгә килеп бәрелгән, ике кешенең гомере өзелгән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар интернетта әлеге авариянең видеосын урнаштырган.

Кадрлардан күренгәнчә, юлның сул ягыннан зур тизлектә кара төстәге чит ил автомобиле «очып» уза һәм идарәсен югалтып, бетон киртәгә килеп бәрелә. Шуннан соң машинаны юлның икенче ягына алып ташлый.

Әлеге аварияне күргән кешеләр шунда ук «Ауди» автомобиленең шоферы һәм пассажирларына ярдәмгә ашыга.

«Татар-информ» агентлыгы кичә Казанның Җиңү проспектында «Ауди» автомобиленең зур тизлектә бетон киртәгә килеп бәрелүе хакында хәбәр иткән иде инде. Нәтиҗәдә, ике кешенең гомере өзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100