news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын дүрт кеше ковидтан вафат булган

2022 елның 17 гыйнварына республикада Covid-19 инфекциясеннән рәсми рәвештә 1526 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2022 елның 17 гыйнварына республикада Covid-19 аркасында 1526 үлем очрагы рәсми рәвештә теркәлгән.

«Үлүчеләр саны 1526, соңгы тәүлектә шуларның тагын дүртесе расланды», — диелә хәбәрдә.

Авырудан 1985 елда туган ир-ат, 1960, 1936 һәм 1938 елда туган өч хатын-кыз вафат булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100