Югары Осланда янгында үлүчеләр бабай, кияү һәм ике онык булуы ачыкланды

Янгын электр үткәргечендә кыска ялганыш сәбәпле чыккан, ә ир-атлар һәм балалар ис газы белән агуланып үлгән, дип фаразлана.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда янгында дүрт кеше — бабай белән кияү һәм кияүнең ике улы — һәлак булган соң җинаять эше кузгатылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы Югары Ослан районының Пятидворка авылында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта ике ир-ат һәм ике малайның мәетен табып алган.

Агентлыкка билгеле булганча, алар әлеге йортка салкында каткан батареяларны җылытырга дип килгән. Моның өчен электр һәм газ җылыткычын кулланганнар. Йорттан төтен чыгуын күргәч, күршеләр янгын сүндерүчеләрне чакырткан.

Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча «Саксызлык аркасында ике яки күбрәк кешенең үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Янгын электр үткәргечендә кыска ялганыш сәбәпле чыккан, ә ир-атлар һәм балалар ис газы белән агуланып үлгән дип фаразлана.