news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия сыйфат системасында банкоматлар аша караклык турында сөйләделәр

Банкоматлардан файдаланучыларга экспертлар акча алганда сак, игътибарлы булырга киңәш итә.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия сыйфат системасы оешмасында (Роскачество) банкоматлардан файдаланганда мошенниклар корбаны булмас өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Банкоматлардан файдаланучыларга экспертлар акча алганда сак, игътибарлы булырга киңәш итә. Куркыныч тудыручы скриммерлар – картаны укучы, ПИН – кодларны истә калдыручы клавиатуралар һәм яшерен камералар урнаштырылырга мөмкин, дип белдерә экспертлар. Бу очракта банк клиентларына банкоматка чит җайланмаларның урнаштырылмавын игътибар белән тикшерергә кирәк.

Шул ук вакытта белгечләр социаль инженерия ысулларын кулланучы мошенникларның күбәюен күрсәтә. Әйтик, җинаятьчеләр картаны еш кына «оныта» һәм аны банкоматтан алган кешене аның счетыннан акча урлауда гаепли. Мошенникларны полиция чакыртып, куркытырга мөмкин.

Мошенниклыкның башка киң таралган ысулы булып, янәсе, «банк» куркынычсызлык хезмәтеннән, шалтыратулар һәм хәбәрләр тора. «Куркынычсызлыкны арттыру өчен» клиентка банкоматка килергә һәм парольне алыштырырга кирәк диелә. Нәтиҗәдә, банк картасы чит телефон номерына бәйләнә, бу җинаятьчеләргә акчаны алырга мөмкинлек бирә.

Роскачествоның цифрлы экспертиза үзәге банк эчендә урнаштырылган банкоматлардан файдаланырга киңәш итә, чөнки җинаятьчеләр анда хезмәткәрләр күзенә чалынырга теләми.

Шулай ук үткәрелә торган транзакцияләр турында смс-хәбәрне тоташтыру һәм сумманы алуга чикләүләр кую мөһим. Бу гамәлләр зур суммада акча югалтырга юл куймаячак, хәтта караклык эшләре башкарылса да.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100