news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер көндә өлкән яшьтәге дүрт хатын-кыз авария эләккән

Зыян күргән ике пенсионер хатын-кызны хастаханәгә салганнар.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда бер көн эчендә өлкән яшьтәге дүрт хатын-кызны машина таптаган. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Декабристлар һәм Гагарин урамнары кисешкән урында кичә көндез «Митсубиси» шоферы 74 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Зыян күрүче баш травмасы алган һәм кабыргалары сынган, аны хастаханәгә салганнар.

Берничә сәгатьтән соң «Шкода» йөртүче ханым светофорның яшел утына чыгучы 72 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Җәяүлегә җиңелчә зыян килгән.

Тагын бер сәгать узгач, «Хендэ» Татарстан урамында ишегалдында артка таба хәрәкәт иткәндә 65 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Имгәнүләр белән аны хастаханәгә илтәләр.

Шул ук көнне кич белән Качалов урамында «Фиат» шоферы «зебра»да 73 яшьлек пенсионерны бәрдергән. Зыян күрүчене сыну билгеләре белән хастаханәгә салалар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100