Татарстанда ике җиңел машина катнашындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән

Өч кешене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан юлында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Бүген иртән республиканың Лаеш районында Казан-Оренбург юлының 68 чакрымында «Лада» һәм «Фольксваген» катнашында һәлакәт булган.«Беренчел мәгълүматлар буенча, чит ил машинасы каршы як полосага чыгып, «Лада» белән бәрелешкән», – дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.Юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән. Өч кешене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр. Фаҗига сәбәпләрен ачыклыйлар.