Биектау районында зур йөк машинасы янган

Гадәттән тыш хәл СВХ М7 таможня складында килеп чыккан.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Биектау районында зур йөк машинасы янган, дип хәбәр итә социаль челтәрдән файдаланучылар.

Гадәттән тыш хәл СВХ М7 таможня складында килеп чыккан. Машинага ни сәбәпле ут капканын хәзерге вакытта ачыклыйлар.