news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бер тәүлектә коронавирустан меңнән артык очрак теркәлгән

Бер тәүлектә 33 208 кеше коронавирус йоктырган.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер тәүлектә коронавирустан үлем очракларының яңа антирекорды куелды. Узган тәүлектә 1002 кеше ковид корбаны булган.

Коронавируска каршы оператив штаб хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә 72, Санкт-Петербургта 67 һәм Мәскәү өлкәсендә 6 үлем очрагы теркәлгән.

Бер тәүлектә 33 208 кеше коронавиурс йоктырган. Узган тәүлектә 21 883 пациент ковидтан тулысынча терелгән.

Бүген Россиядә актив рәвештә прививка компаниясе дәвам итә. 43 миллионнан артык кеше коронавирустан вакцина ясаткан.

РФ Президенты Владимир Путин россиялеләрне прививка ясатырга өндәде һәм вакцинаның Covid-19 инфекциясеннән нәтиҗәле һәм куркынычсыз булуын искәртте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100