Прокуратура Казанда шыгрым тулы автобусларның видеосы чыкканнан соң тикшерү башлады

Аның барышында кешеләргә транспорт хезмәте тәкъдим итүнең сыйфаты һәм аның үз вакытында күрсәтелүе тикшереләчәк.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Прокуратура Казанда пассажирлар белән шыгрым тулы автобусларның видеосы чыкканнан соң тикшерү эшен башлады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә «Имәнлек» тукталышына якынлашып килгән, пассажирлар белән шыгрым тулы автобусның видеосы чыкты. Кешеләр автобуска керә алмый һәм аларга, башка автобус килгәнен көтеп, урамда калырга туры килә.

Интернетта әлеге видео чыкканнан соң прокурор тикшерүе башланды. Аның барышында кешеләргә транспорт хезмәте тәкъдим итүнең сыйфаты һәм аның үз вакытында күрсәтелүе тикшереләчәк.

Хилафлыклар табылган очракта, прокуратура тарафыннан тиешле чара күреләчәк.