Күпкатлы йортта янгыннан соң, прокуратура Әлмәт хакимияте гамәлләрен тикшерәчәк

Белоглазов урамындагы йортларның берсендә бүген көндез янгын чыккан, янган фатирда ир-ат мәетен тапканнар.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Күпкатлы йортта янгыннан соң, прокуратура Әлмәт хакимияте гамәлләрен тикшерәчәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бүген 15.00 сәгатьтә Белоглазов урамындагы дүрт катлы йортта фатир янган. Янгынны 15 минутта сүндергән. Фатирда ир-ат мәете табылган.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Әлмәт прокурорына тикшерү үткәрергә кушкан. Күзәтчелек ведомствосы җирле хакимият гамәлләрен күзәтәчәк. Аерым алганда, зыян күргән кешеләрне вакытлыча тору урыны белән тәэмин итү, янгын нәтиҗәләре ничек бетерелүе һәм зыян күргән фатирларда ремонт оештырылуны тикшерәчәкләр.

Моннан тыш, Татарстан прокуратурасында янгын чыгу сәбәпләрен тикшерүне аерым контрольгә алганнар.