Чаллыда ялкын телләре ялмап алган фатирдан бер кешене коткарганнар

Янгын бүген иртәнге тугызлар тирәсендә Комаров урамындагы тугыз катлы йортта чыккан.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда ялкын телләре ялмап алган фатирдан бер кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге тугызлар тирәсендә 112 бердәм номерына Комаров урамындагы тугыз катлы йортның бишенче катында урнашкан фатирда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр фатирдагы бер кешене коткарган. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Янгынның мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.