Татарстанда юл кырыена төшеп киткән җиңел машина йөртүчесе үлгән

Һәлакәт төнлә республиканың Яңа Чишмә районында булган.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда юл кырыена төшеп киткән «Дэу» автомобиленең йөртүчесе үлгән. Бу хакта шаһитлар сөйләде.

«Төнлә Яңа Чишмә районы Петропавел бистәсендә җиңел машина юл кырыена төшеп киткән. «Дэу» түбәсенә әйләнеп капланган», – диделәр юл-трансопрт һәлакәте шаһитлары.

Автомобиль йөртүчесе һәлакәт урынында ук үлгән.