Казан үзәгендә чит ил машиналары катнашындагы авариядә ике кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте Вишневский һәм Калинин урамнары киселешендә булды.
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендә чит ил машиналары катнашындагы авариядә ике кеше зыян күргән. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итә.Шаһитлар мәгълүматларына караганда, авария Вишневский һәм Калинин урамнары киселешендә булган.«Башлангыч мәгълүматларга караганда, 34 яшьлек автоледи «Шкода» машинасында светофорның кызыл утына чыккан һәм «Фольксваген»ның 23 яшьлек йөртүчесе белән бәрелешкән», - диделәр Казанның ЮХИДИ идарәсендә.Авариядә хатын-кызның җилкәсе, ә егетнең башы җәрәхәтләнә.