Төркия Хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы вакытын озынайта

Әлеге карар парламентка раслауга җибәрелгән.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Төркия Хөкүмәте илдәге гадәттән тыш хәл режимын тагын өч айга арттыру карарын кабул итте, дип яза «Газета.ру». Гадәттән тыш хәл режимы 19 октябрьдән тагын 90 көнгә озынайтылачак.

Төркиянең вице-премьеры Бәкер Боздаг аңлатуынча, хөкүмәт илдәге гадәттән тыш хәл режимын тагын өч ай дәвам иттерү карарын кабул иткән. Әлеге карар парламентка раслауга җибәрелгән.

Алдарак хәбәр итүебезчә, Төркия Президенты Рәжәб Тайип Эрдоган, фетнә ясауда омтылучыларга каршы нәтиҗәле гамәлләр башкару максатыннан, гадәттән тыш хәл кертү турында игълан иткән иде.