Казан үзәгендә 5 тарихи бинаны сызгалап пычраткан вандалларның иреге чикләнгән

Гаепләнүчеләр китергән зыянны тулысынча түләгән.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Казанның Вахитов районы суды быел март аенда Казан үзәгендә биш тарихи бинаны сызгалап пычраткан һәм берничәсендә тәрәзәләрен ваткан өч яшь ир-егеткә хөкем карары чыгарган. Аларның ирекләре чикләнгән.

20 яшьлек Иван Бескровный, 21 яшьлек Камил Шаһиев һәм 22 яшьлек Олег Карташов гаепле дип табылган. Тикшерү барышында алар китергән зыянны тулысынча түләгән.

Алар бина диварларында дусларының кушаматларын язган. Гаепләнүчеләрнең сүзләренчә, алар биналарның тарихи кыйммәткә ия булуын белмәгән. Шунлыктан вандализм фактын кире какканнар.

Суд аларны бер елга ирекләреннән чикләгән, алар үз шәһәрләреннән чыгып китә алмый һәм суд карары буенча 2 айга бер тиешле органнарда билгеләнеп торалар һәм 50 мең сум штраф түләү карарын чыгарган.