“Курицынские” берләшмәсе вәкилләре кылган җинаятьләре өчен – рәшәткә артында

ТР Югары Суды “Курицынские” бандасы вәкилләренә карата хөкем чыгарды
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстан Югары Суды “Курицынские” җинаятьчел берләшмәсе вәкилләренә карата алып барылган җинаять эше буенча карар чыгарды, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.
1997 елның гыйнварыннан март аена кадәр, Яр Чаллыда Комсомолец базары директорының, контроль-ревизия хезмәте буенча урынбасары булып эшләгән Юрий Курицын, ГЭС һәм Сидоровка бистәләренең җинаятьчел төркемнәре өстеннән хакимлек урнаштыру максаты белән, “Курицынские” исемле тотрыклы кораллы банда оештыра. 2000 елның июленә кадәр шул оешманы җитәкли.
Төркем составына Курицынның яшәү һәм эшләү урыны буенча таныш-белешләре дә кергән. Моннан тыш, 1998 елда банданың җинаяьтчел эшчәнлегенә “Лагуновские” оешкан төркем вәкилләре дә җәлеп ителгән. Аның әйдаманы Курицынның кече туганы – 39 яшьлек Андрей Курицын булган. Шул рәвешле, җинаятьчеләр группировкасы тагын да зурайган.
Банда әгъзалары 2 Калашников автоматына, 2 кулдан ясалган пистолетка, карабин, винтовка, 3 граната, тротил һәм күпсанлы патроннарга ия булган. Җинаятьчел эшчәнлеге дәвамында, алар шактый кискен җинаятьчел гамәлләр кылырга өлгергән, алар арасында кеше үтерүләр дә бар.
Моннан тыш, бандада, наркотик чаралар куллануны тыйган бик кырыс дисциплина хөкем сөргән. Әйтик, 1999 елның 16 нчы мартында, төркемнең бер әгъзасы Черепановны, мондый тайпылыш өчен, Комсомолец базарының җыелу урыны – 2 нче павильонда үтергәнче чүкеч һәм автомобиль покрышкасы белән кыйныйлар.
Юрий Курицын бандасы, лидерларының Түбән Новгород өлкәсенә күчеп китүе аркасында, 2000 елның июлендә эшчәнлеген туктата.
Җинаять эше күләме 34 томны тәшкил иткән. Юрий Курицын, А. Курицын, Гроссман, Заводинский, Ихсанов, Сабитов, Лебедев, Кузьмин, Хтупанкин, Ворошилов, Смаглюк, Боков, кеше үтерү нияте белән һөҗүм итү, кеше үтерү, законсыз төстә корал саклау кебек җинаятьләрдә гаепле дип табылган. 12 җинаятьчегә 6 елдан алып, 18 елга кадәр гомерен кырыс режимдагы төзәтү колониясендә үткәрергә туры киләчәк. Бары тик Кузьмин 3 елга сынау срогы белән шартлы төстә 6 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.