15 яшьлек казанлы автомобиль урлаган

"ВАЗ-2106" автомобиле – ић еш урланыла торган марка
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). 15 октябрьдә 20.00 сәгатьтә Әмирхан урамындагы 71нче йорт ишегалдыннан "ВАЗ-2106" автомобиле урланган. 1968 елгы машина хуҗасы шунда ук милициягә хәбәр иткән һәм автомобильне 20 мең сум дип бәяләгән.
Шәһәрдә шунда ук игълан ителгән «Перехват» планы үз нәтиҗәсен бирә. Бүген урланган автомобиль Четаев урамында табылган. Руль артында берничә тапкыр хөкем ителгән 15 яшьлек казанлы булган.
Машина карагы гаебен таныган, хәзер ул судта җавап тотачак. РФ Җинаять Кодексының 166 маддәсе буенча гаепләнүчегә 5 ел ирегеннән мөхрүм итү куркынычы яный. Автомобиль хуҗасына кайтарылган.