Чаллыдагы тагын бер компания кертемчеләре полициягә гариза яза башлаган

Чаллыда теркәлгән Massmining компаниясендә финанс пирамидасы билгеләре ачыкланган, диелә Россия Үзәк банкы хәбрендә.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыдагы Massmining компаниясе кертемчеләре полициягә гариза яза башлаган.

Россия Үзәк банкы сайтындагы мәгълүматтан күренгәнчә, Чаллыда теркәлгән Massmining компаниясендә финанс пирамидасы билгеләре бар.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы «Татар-информ» агентлыгына раслаганча, Massmining оешмасына кертемчеләрдән гаризалар килә башлаган. Алар буенча тикшерү бара, тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.