Казан-Оренбург трассасындагы транспорт һәлакәтендә ир-ат һәм бала һәлак булган

Җиңел машинадагы пассажир кызны күпсанлы имгәнүләр белән хастаханәгә илтәләр.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казан – Оренбург трассасында «КАМАЗ» йөк машинасы һәм җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ир - ат һәм бала үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.«Бүген көндез Казан – Оренбург трассасында Алексеевскига барып җитәрәк «Лада Калина» җиңел машинасы һәм керамзит блоклар төягән «КАМАЗ» йөк машинасы бәрелеште», – диделәр юл-транспорт һәлакәтләренең шаһитлары.Авариядә, җиңел машина йөртүчесе һәм пассажир ир бала алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган. Шулай ук «Лада»да булган кызны күп санлы имгәнүләр белән хастаханәгә илтәләр.