Бөгелмәдә "УАЗ”га бәрелгән җиңел машина шоферын хастаханәгә озатканнар

Һәлакәт бүген Нефтьчеләр һәм Калинин урамнары чатында иртәнге сәгать җидедә булган.
(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). Бөгелмәдә “Лада” җиңел машинасы юл читендә туктап торган “УАЗ” машинасына килеп бәрелгән. Җиңел машина йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.“Бүген иртән Нефтьчеләр һәм Калинин урамнары чатында "Лада" машинсын йөртүчесе тизлек белән "УАЗ" машинасында барып бәрелде”, – дип сөйләделәр агентлыкка юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм табиблары килгән. Алар җиңел машинаның зыян күргән йөртүчесен хастаханәгә илткән.