Алексеевскида булган авариядә бер кеше үлгән, дүрт кеше зыян күргән

Чит ил машинасы кюветка төшеп, бетон конструкциягә килеп бәрелгән.
(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда Алексеевск районында булган авариядә бер кеше үлгән һәм дүртесе зыян күргән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, чит ил машинасы кюветка төшеп, бетон конструкциягә килеп бәрелгән. Бу хакта "Татар-информ"га шаһитлар хәбәр итте."Кичә көндез өченче яртылар тирәсендә Алексеевск - Биек Колокка трассасында Левашево бистәсе янында автомобиль кюветка очты һәм су үткәргеч торбаның бетон коймасына бәрелде", - дип сөйләделәр агентлыкка шаһитлар.Авариядә бер кеше урында ук һәлак булган, тагын дүрт кеше һәлакәт булган урыннан авыр хәлдә киткән. Зыян күрүчеләр арасында бер бала да бар.