Казанда ашыгыч рәвештә өч сәүдә үзәгендә эвакуация үткәрелә

Эвакуация "Кольцо", "Южный" һәм "Миллениум" сәүдә үзәкләрендә шартлаткыч җайланма куелу турындагы шалтыратудан соң башланды.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда ашыгыч рәвештә өч сәүдә үзәгендә булучыларны һәм хезмәткәрләрне эвакуациялиләр, дип хәбәр итте "Татар-информ"ның шәһәр ашыгыч хезмәтләрендәге чыганагы.

Чыганакның мәгълүматы буенча, эвакуация "Кольцо", "Южный" һәм "Миллениум" сәүдә үзәкләрендә бер үк вакытта өч шартлаткыч җайланма куелган дип шалтырату килү сәбәпле башкарыла.