Испаниядә июль аеннан башлап эсселектән 30 кеше үлгән

Испаниядә иң кызу булган 2-7 август көннәрендә кайбер районнарда термометр баганасы 44-46 градуска җиткән.
(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Испаниядә быел җәй эчендә утыз кеше үлгән. Каталониядә генә дә кызудан үлүчеләр саны 23кә җиткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.24 июльдән кызу һава торышыннан унөч ир-ат һәм ун хатын-кыз һәлак булган. Аларның иң яшенә - 41, иң өлкәненә 100 яшь булган, дип хәбәр иткән Каталониянең сәламәтлек саклау департаменты. 67 кешегә кызу суккан.Испаниядә иң кызу көннәр 2-7 август көннәрендә булган. Кайбер районнарда термометр баганасы 44-46 градуска җиткән.