news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанда юкка чыккан 14 яшьлек кызны Казанда тапканнар
Хокук сакчылары кызның Уфадан Казанга килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Башкортстанда өеннән китеп, юкка чыккан тугызынчы сыйныф укучысын Казанда тапканнар. 14 яшьлек кыз исән-сау, дип яза РИА Новости.
Кызны хокук сакчылары Татарстан башкаласы вокзалында тапкан һәм Казандагы туганнарына тапшырган. Аны алмага Башкортстаннан әти-әнисе юлга чыккан.
Башкортстанның Учалы районындагы бер бистәдә яшәгән кыз бала дүшәмбедә югала. Бу хакта полициягә кичә хәбәр ителгән. Тикшерү барышында аның Уфага китү мөмкинлеге карала. Тикшерүчеләр, дөрестән дә, кичә кызның Уфа тимер юл вокзалында Мәскәүгә билет сатып алуы һәм берничә сәгатьтән аны кире тапшыруын ачыклый.
Хәзер хокук сакчылары кызның өйдән чыгып китү һәм Уфадан Казанга килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot