Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Салават күпере»ндә янгын аркасында күпкатлы йорттан кешеләрне эвакуациялиләр
Бүген көндез Сажинов урамындагы 3нче номерлы йорт балконнарының берсенә ут капкан.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Салават күпере»ндә янгын чыккан күпкатлы биек йорттан кешеләрне эвакуациялиләр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Сажинов урамындагы 3нче йортта янгын чыккан дигән хәбәр бүген көндезге сәгать икеләр тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча бердәм 112 номерына алынган. Шалтыратучылар унсигез катлы йорт подъездыннан куе төтен чыгуын хәбәр иткән.
Ачыкланганча, янгын балконнарның берсендә чыккан. Йортта яшәүчеләр мөстәкыйль рәвештә бинадан чыга башлаган.
Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә ут кул астындагы чаралар белән сүндерелгән. Янгын мәйданы 4 квадрат метр мәйданны тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз