Тикшерү комитеты Зәйдә баланың тәрәзәдән егылып һәлак булу фактын тикшерә

Малай кечкенә өстәлгә менгән, аннан тәрәзә төбенә менеп, өченче Малай өченче каттан асфальтка егылып төшкән.

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). Татарстан Тикшерү комитеты Зәйдә өч яшьлек малайның тәрәздән егылып һәлак булу фактын тикшерә. Бу хакта Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

“Узган якшәмбедә иртән, өченче каттагы ачык тәрәзәдән бала егылып төшкән. Баланың башы яраланган була, аны хастаханәгә озаталар. Ләкин икенче көнне бала вафат булган”, - диде Шептицкий.

Беренче мәгълүматлар буенча, әни кеше ике баласы белән өйдә булган, йорт эшләре белән шөгыльләнгән, вакыт-вакыт бүлмәдән чыгып китеп торган. Бер мизгелдә малай кечкенә өстәлгә, аннан соң тәрәзә төбенә менгән. Шуннан соң ачык калган тәрәзәдән асфальтка егылып төшкән.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.