420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). Казанда 58 яшьлек исерек йөртүче зур тизлектә ут баганасына бәрелгән һәм хастаханәгә эләккән. Бу хакта “Татар-информ”га шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.
“Кичә 16:45 сәгатьтә “Шевроле” машинасының 58 яшьлек шоферы Тэц урамындагы №2/3 йорт каршында, зур тизлектә ут баганасына бәрелгән”, - диделәр ЮХИДИ хезмәтендә.
Авария нәтиҗәсендә йөртүче төрле имгәнүләр алган, башы яраланган.