Казан үзәгендә бер хатын-кызны бәрдереп, авария урыныннан качкан шоферны эзлиләр

Нәтиҗәдә, җәяүленең башы җәрәхәтләнгән.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). ЮХИДИ инспекторлары Казан үзәгендә бер хатын-кызны бәрдереп, авария урыныннан качып киткән шоферны эзли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 23.40 сәгатьтә Патрис Лумумба урамындагы 47а/1 йорты каршында билгесез автомобиль 38 яшьлек хатын-кызны таптаткан. Машина йөртүче авария урыныннан качып киткән», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Нәтиҗәдә, җәяүленең башы җәрәхәтләнгән.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе, әлеге аварияне үз күзләре белән күрүчеләр булса, 533-38-19, 533-38-48 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый.